Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каршыга килә торган машинага бәрелгән Lexus салонында өч кеше янып үлгән - видео

Каршыга килә торган машинага бәрелгән Lexus салонында өч кеше янып үлгән - видео

news_top_970_100
Каршыга килә торган машинага бәрелгән Lexus салонында өч кеше янып үлгән - видео
8 майда иртәнге ун тирәсендә Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәре янында трассада ике автомобиль бәрелешкән. Авария вакытында өч кеше Lexus салонында янып үлгән, тагын бер кеше имгәнеп вафат булган. Бу урыннан кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.

Чиләбе шәһәрен көнчыгыштан урап уза торган юл буйлап бик зур тизлектә Lexus автомобиле бара. Юлның 35нче километрында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре дә күрә. Берничә минуттан машина каршы як полосага чыга һәм Mitsubishi Pajero машинасына бәрелә. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Бәрелгәннән соң, Lexus машинасы юл кырыена төшеп китә һәм аңа ут каба. Салон эчендәге машина йөртүче, тагын ике пассажир урында ук янып үлә. Mitsubishi Pajero пассажиры да һәлак була, машина йөртүчесен авыр хәлдә хастаханәгә озаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100