Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кара диңгездә унике кеше урынына иллеләп кеше төялгән көймә капланган

Кара диңгездә унике кеше урынына иллеләп кеше төялгән көймә капланган

news_top_970_100
Кара диңгездә унике кеше урынына иллеләп кеше төялгән көймә капланган
5 июльдә кичке алтылар тирәсендә Кара диңгездә йөргән катер капланган. Краснодар өлкәсендәге Туапсе районының Джубга бистәсе янында булган фаҗигадә ике хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Әлеге гадәттән тыш хәлне Россия Тикшерү комитетының транспортта Көньяк тикшерү идарәсе тикшерә. 

"Атолл" дип аталган көймә ярдан 100 метр чамасы ераклыкта әйләнеп капланган. Аның белән 56 яшьтәге ир-ат идарә иткән. Бу кеше Краснодар өлкәсендә яши. Фаҗига вакытында 42 (1977 елгы) һәм 34 (1985 елгы) яшьлек ике хатын-кыз һәлак булган, диелгән Тикшерү комитеты хәбәрендә. 

Фаҗига вакытында үлгән хатын-кызлар Мордовия һәм Белгород өлкәләреннән ял итәргә килгән булган. Аларның мәетләрен туган якларына озатканнар. Район администрациясе чыгымнарны үз өстенә алган. Имгән кешеләргә ярдәм күрсәтелә. 

Ял итүчеләрне утыртып йөргән "Атолл" көймәсе кешеләр санын биш тапкырга арттырган. 12 кеше утырыр өчен исәпләнгән көймәгә кимендә 55 кеше төялгән булган.  

Көймә белән идарә иткән ир-атны тоткарлаганнар, хуҗасыннан шаһит буларак сорау алалар, ул тоткарланмаган. 

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, "иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

   

Судно капитаны шәхси эшмәкәр булып теркәлмәгән. Аның кешеләр йөртү өчен лицензиясе булмаган. Бу турыда “Вести” каналы хәбәр итте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100