Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Канга буялып беткәннәр”: Судья малае һәм аның дусты биатлончы егетне үтергәнче кыйнаган

“Канга буялып беткәннәр”: Судья малае һәм аның дусты биатлончы егетне үтергәнче кыйнаган

news_top_970_100
“Канга буялып беткәннәр”: Судья малае һәм аның дусты биатлончы егетне үтергәнче кыйнаган
Красноярск шәһәрендә экс-судьяның улы һәм аның иптәше бер егетне үтергәнче кыйнаган. Алар бу хәлне телефон камерасына видеога да төшереп торган. Бу турыда "Московский комсомолец" сайты хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Сергей Ш. һәм Андрей Ш. мәрхүм Дмитрий белән бер клубта ял итәләр. Аннары алар Дмитрий яши торган йорт подъездына керә, үзара талаш чыга һәм Дмитрийны бик каты кыйнап ташлыйлар. Шуннан соң бу компания Дмитрийның фатирына бәреп керә, шунда аның баш сөяген сындыралар. Бу эшнең барысын да телефонга видеога төшереп баралар. Кадрларда Сергей белән Андрейның бите дә канга буялганы күренә, диелә хәбәрдә.

Табиблар Дмитрийның гомерен саклап калу өчен 22 көн көрәшә, ләкин егет аңына килмичә вафат була. Ул гаиләдә бердәнбер бала була.

Социаль челтәрләрдә чыккан хәбәрләрдә әйтелгәнчә, Андрей Ш. моңа кадәр дә талау өчен хөкем ителгән була. Аның әнисе Людмила Ш. адвокат булып эшли, былтыр судья вазифасында була. Андрейның әтисе Иван Ш. та билгеле кеше, депутат, диелә хәбәрдә.

Мәрхүм Дмитрий биатлон буенча спорт мастеры булган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте. 

Эчке Эшләр министрлыгының Красноярск өлкәсе буенча баш идарәсе үтерүдә шикләнелүче ике кешене тоткарлаган видеоны күрсәтте.



Аларның берсе "мин беркая да качарга җыенмыйм", ди. Алып китеп барганда да "мин качмыйм", дип сөйләнә. 
 
Тикшерү версиясе буенча, 15 сентябрьдә 24 һәм 29 яшьлек ике егет 31 яшьлек танышлары белән телефоннан талаша, шуннан соң аның өенә килеп, кыйныйлар. Имгәнгән егет хастаханәдә үлә. 
 
"Мондый коточкыч җинаятьләрне тикшергәндә бернинди туганлык мөнәсәбәтләре дә хөкем карарына йогынты ясамаячак. Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин әлеге эшне контрольгә алды”, диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100