Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Канализация чокырына төшеп киткән алты яшьлек баланы күрше малае Айнур коткарган

Канализация чокырына төшеп киткән алты яшьлек баланы күрше малае Айнур коткарган

news_top_970_100
Канализация чокырына төшеп киткән алты яшьлек баланы күрше малае Айнур коткарган
Башкортстанның Кушнаренко районында алты яшьлек малай канализация сулары җыелган чокырга төшеп киткән. Судан чыгарганда, бала сулыш та алмый торган булган инде. Бу турыда "Башкортстан" телеканалы хәбәр итте.

Балалар үзләре генә урамда уйнап йөри. Шул чакта бер малай юынтык су чокырына төшеп китә. Аны судан олы абыйсы һәм күрше малае Айнур тартып чыгара. 

"Ул кулдан ычкынып, таеп китте һәм чокырга төште. Аннары суга кереп китте. Мин аякларымны җиргә терәп, аны тарттым. Аннары тартып чыгардым", - дип сөйли Айнур.

Суга бата язган алты яшьлек малай бик туңган. Ул юынтык су белән тончыккан. Бирегә тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткән. 

"Машина йөртүче 140 км/сәг тизлек белән барды. Урынга дүрт минутта барып җиткәнбез. Без килгәндә, бала зәңгәрләнгән иде. Сулыш алмый, шулай да йөрәк тибеше бар иде әле", - дип сөйли Кушнаренко авылы фельдшеры Ирина Яшина. 

Баланы ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киткәннәр. Юлда барганда фельдшер сабыйга ясалма сулыш алдырган, йөрәгенә массаж ясаган. Бәхеткә, берничә минуттан бала сулыш ала башлаган.

"Ул көнне Ирина Яшина исемле табиб эшкә чыгарга да тиеш булмый. Алар смена алмашып тора. Хәзер исә бу табиб геройга әверелә. Аңа бар халык зур рәхмәт әйтә", диелгән бу хәбәрдә.

Бәхетле очрак белән исән калган малай терелә башлаган инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100