Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кама Аланында 22 яшьлек егет, пенсионерга спирт сибеп, ут төрткән

Егетнең туганнары, әлеге хәл белән килешмичә, суд карарын кире кага.

news_top_970_100
Кама Аланында 22 яшьлек егет, пенсионерга спирт сибеп, ут төрткән

Быел кыш Кама Аланындагы бер йортның подъездында 22 яшьлек Александр Брызгалов белән 66 яшьлек пенсионер арасында бәхәс чыга. Нәтиҗәдә, Брызгалов пенсионер өстенә “фанфурик” шешәсеннән спирт сибә һәм ут төртә. Зыян күрүче өстендәге утны күршесе сүндерә һәм ашыгыч ярдәм чакырта, - дип хәбәр итә “Татарстан-24” каналы.

Әлеге эш буенча барлык суд утырышлары да ябык ишекләр артында узды. Ник дигәндә, Александр Брызгалов тикшерү вакытында үз-үзен белештерми торган халәттә дип табылды. Бүген исә шәһәр суды Брызгаловны гаепле дип атады.

Александр Брызгаловны ике маддә - “Үтерергә теләү” һәм “Янау” буенча хөкемгә тартканнар.

“Суд карары нигезендә, Брызгаловка карата медицина характерындагы мәҗбүри чаралар билгеләнде. Аңа гомуми типта психиатрия хезмәтләре күрсәтеләчәк”, - ди Түбән Кама шәһәр суды матбугат сәркатибе,судья ярдәмчесе Алинә Хисмәтуллина.

Брызгаловның якыннары суд карары белән килешми. Алар аны Татарстан Югары судына шикаять итәргә тели. Шулай ук, Брызгаловны аклауга ирешкәнче, бу хакта барлык иҗтимагый инстанцияләргә хатлар язарга да уйлый алар. Алар фикеренчә, тикшерү вакытында пенсионерга спирт сибеп, ут төртүче кешенең Александр икәне расланмаган. Бу хәлне беркем дә үз күзе белән күрмәгән һәм фактлар да юк. Барлык дәлилләр - Брызгалов белән зыян күрүчене бергә күргән күршесенең сүзләре.

“Бездә тикшерү эшләрен болай алып барырга ярамый. Суд карары да мондый күргәзмә дәлилләр белән кабул ителергә тиеш түгел”, - ди Александрның апасы Людмила Брызгалова.

Суд карары үз көченә кергәнче Брызгалов тикшерү изоляторында да утырачак. Мәҗбүри дәвалануга аны Түбән Кама суд карары белән Татарстан Югары суды килешкәннән соң гына җибәрәчәкләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100