Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

М3 трассасында коточкыч авариядә имгәнгән алты баланың берсе үлгән, тагын сигез кеше зыян күргән - видео

М3 трассасында коточкыч авариядә имгәнгән алты баланың берсе үлгән, тагын сигез кеше зыян күргән - видео

news_top_970_100
М3 трассасында коточкыч авариядә имгәнгән алты баланың берсе үлгән, тагын сигез кеше зыян күргән - видео
2 майда төш вакытында Калуга өлкәсендәге Боровский районында М3 "Украина" трассасында берничә машина бәрелешә. "12.49 сәгатьтә М3 "Украина" трассасының 94нче километрында авария турында хәбәр килде. "Тойота королла", "Шевроле", "Хонда" һәм "Тойота ленд крузер" машиналары бәрелеште. Имгәнүчеләр бар", дип хәбәр итте Калуга буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Бу вакыйга кадрларын "Вести" каналы күрсәтте. 
 


"Тойота королла" автомобиле салонында машина йөртүче һәм 1 дән 12 яшькә кадәрге алты бала була. Алар барысы да төрле травмалар ала. Бер кыз баланы реанимациягә озаталар.

Авариядә тагын өч кеше имгәнә. Аларга да медицина ярдәме кирәк була.

Соңрак ТАСС агентлыгы имгәнгән алты баланың берсе вафат булды, дип хәбәр итте. "М3 "Украина" трассасының 94 нче километрында булган авариядә имгәнгән 2013 елда туган бала һәлак булды. Тагын сигез кеше имгәнде", диелгән бу хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, машиналар юлны бүлешә алмаган. Мәскәү ягыннан Калугага таба баручы "Шевроле" белән кроссовер "Тойота" узышкан. Кроссовер иномарканы яннан бәреп киткән һәм каршыга килә торган "Тойота" җиңел машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Нәкъ менә шушы машинада алты бала һәм ике хатын-кыз утырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100