Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кадетство" сериалында уйнаган актриса Ирина Цывина вафат

"Кадетство" сериалында уйнаган актриса Ирина Цывина вафат

news_top_970_100
"Кадетство" сериалында уйнаган актриса Ирина Цывина вафат
18 апрельдә иртәнге якта мәрхүм Евгений Евстигнеевның соңгы хатыны Ирина Цывина вафаты турында билгеле булды. 55 яшьлек актриса үлгәнен беренче булып инстаграмда Станислав Садальский язган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Ирина Цывина дүрт тапкыр кияүдә була. Алты ел Евгений Евстигнеев белән яши. Данлыклы актер үлгәч, тол калган Цывина берничә тапкыр җәнҗаллы вакыйгаларга да эләгә. Ул шәхси тормышын корырга маташа. Тик Евстигнеевка охшаган яхшы ир тапмавын сөйли. Соңгы арада ул монастырьга китәргә җыенуын әйтә.

  • СССРның халык артисты Евгений Евстигнеев 1992 елда 65 яшендә вафат булды. Ирина Цывина аның өченче һәм соңгы хатыны иде. Евстигнеев "Любимая женщина механика Гаврилова", "Добро пожаловать, или посторонним вход воспрещен", "Старики-разбойники" кебек фильмнары белән таныш.

Ирина Цывина үлеменең сәбәбе әлегә билгеле түгел. Аның белән дус булып яшәгән актриса Ксения Хаирова сүзләренчә, мәрхүмәнең мәетен 18 апрельдә төнге бердә моргка китергәннәр.

Россиянең атказанган артисты Ирина Цывина Россия Кинематографистлар берлеге һәм Кино актерлары гильдиясе әгъзасы булган. 1994 елда Евгений Евстигнеевка багышланган китап чыгарган. "Кадетство", "Полицейский с Рублевки", "Петровка, 38", "Папины дочки", "Принцесса цирка" кебек фильмнар буенча таныш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100