Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кабердән елаган тавыш ишеттек": Тереләй күмеп куйган сабыйны өч көннән соң казып алганнар

"Кабердән елаган тавыш ишеттек": Тереләй күмеп куйган сабыйны өч көннән соң казып алганнар

news_top_970_100
"Кабердән елаган тавыш ишеттек": Тереләй күмеп куйган сабыйны өч көннән  соң казып алганнар
Һиндстанда урнашкан бер авылда ир белән хатын зираттагы кабердән елаган тавыш ишетәләр һәм бер баланы җир астыннан казып алалар. Сабый исән була. Бу турыда NDTV каналына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте. 

Уттар-Прадеш Хитеш Кумар Сирохи исемле сәүдәгәр һәм аның Вайшали исемле хатыны зиратка үз балаларын җирләргә килә. Бу ир белән хатынның үз баласы үле килеш туа, алар шул баланы соңгы юлга озата. 

Үзләренең мәрхүм сабые белән хушлашканда, алар бала елаган тавыш ишетә. Ир белән хатын башта үз балалары терелде дип уйлый. Ләкин ир якын тирәне карап алгач, тавыш килгән урыннан җирне казый башлый. Ул җир астында балчык чүлмәк эчендә тере сабый бала табып ала. Бу баланы тереләй күмеп куйганнар.

Тереләй күмелгән нарасый кыз бала тәнендәге майлар хисабына исән кала. Чүлмәкнең капкачы да ныклап ябылмаган, анда һава кереп торган.

Җирдән казып алынган кызны табиблар карый. Аның сулыш юлларында инфекция булуы ачыклана. Бу авыруны дәвалап булачак.

Ир белән хатын исә зиратта табылган кызны үз балалары итеп рәсмиләштерергә җыена. Моның өчен сабыйның биологик әти-әнисен табып, алардан рөхсәт алырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Соңрак экспертлар ачыклаганча, бала кабердә өч көн торган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100