Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күз алмасына татуировка ясаткан кыз сукыр калган

Күз алмасына татуировка ясаткан кыз сукыр калган

news_top_970_100
Күз алмасына татуировка ясаткан кыз сукыр калган
Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс штатында яшәүче 24 яшьлек Эмбер Люкның экстремаль татуировка ясатканнан соң бер күзе сукыр калган. Бу хакта news.ru сайты яза. 

Үзен “Зәңгәр күзле ак аждаһа” дип атаучы кыз күзенең агына үзенчәлекле төсмер бирергә теләгән. Әмма бу процедура уңышсыз узган.



“Моның нәрсәгә охшаш булуын аңлата да алмыйм. Күзгә кара кадалгач, рәссам-татуировщик бик күп пыяла кыйпылчыкларын алып күзләремә ышкыган кебек булды”, - дигән зыян күрүче.

Аның сүзләренчә, оста аның күз алмасына артык тирән кергән һәм аны җитди зарарлаган.

Шулай да Эмбер бу хәл аңа тәнен үзгәртүдән баш тартырга сәбәп булмаячак дип әйтә. Хәзерге вакытта ул бөтен тәненә 200 дән артык татуировка ясату өчен 14 мең фунт стерлинг бетергән. Мәсәлән, ул еланныкы кебек икегә аерылып киткән тел ясаткан, күкрәкләрен һәм иренен кабарткан, йөзен “төзәткән” һәм колакларына “тоннель” куйган.

Ә “Зәңгәр күзле аждаһаның” әнисе әлеге күңелсез хәл турында белгәч елаган. Әмма ул кызының тәнен тулысынча үзгәртү теләгенә каршы тора алмавы белән килешкән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100