Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көтүлек җир өчен талаш вакытында биш ир-атны атып үтергәннәр

Көтүлек җир өчен талаш вакытында биш ир-атны атып үтергәннәр

news_top_970_100
Көтүлек җир өчен талаш вакытында биш ир-атны атып үтергәннәр
Бүген Ростов өлкәсенең Орел районындагы Чернозубовка авылында атыш булган. Фаҗигадә биш кеше һәлак, ике кеше яралана. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авылда терлек асрау белән шөгыльләнүче ир-атлар хайваннарны чыгара торган көтүлек җирләр өчен бәхәсләшә. Ике төркем җирне үзара бүлешә алмый. Талаш вакытында алар мылтыктан атыша башлый. Шулай итеп биш ир-ат үлә, тагын икесе яралана, аларны район хастаханәсенә китерәләр.

Хәзерге вакытта урында тикшерүчеләр эшли. Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан. 

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, ике гаилә көтүлек җирләрен бүлешү өчен судка да мөрәҗәгать иткән, җәнҗал күптәннән килгән.

2010 елда алар җир кишәрлеген өлешләп бүлешкән дә булган. Ләкин 2014 елда аларның берсе җирне үзләштергән. Икенче гаилә бу турыда соңрак белеп алган. Шулай итеп алар еллар дәвамында судлашып җир бүлешергә маташкан. Бүген исә конфликт атыш белән тәмамланган.

Ике гаилә "сөйләшергә" дип очрашкан һәм коралдан атыша башлаганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100