Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көтүче туристлар гаиләсенә һөҗүм иткән: дүрт яшьлек бала белән әти кешене атып үтергән, әниләре качып барганда үлгән

Көтүче бала белән атаны атып үтергәч, анасы качып котылмакчы булган.

news_top_970_100
Көтүче туристлар гаиләсенә һөҗүм иткән: дүрт яшьлек бала белән әти кешене атып үтергән, әниләре качып барганда үлгән
Грузиядә көтүче егетне дүрт яшьлек баласы белән 44 яшьлек ир-атны атып үтерүдә гаепләп, тоткарлаганнар. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте. Агентлык Грузия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Мамука Челидзега сылтама белән яза.

Хада тарлавыгы янында 19 яшьлек көтүче белән Америка гражданлыгы булган туристлар гаиләсе арасында җәнҗал чыккан.

Көтүче бала белән атаны атып үтергәч, анасы качып котылмакчы булган. Тик 43 яшьлек хатын тарлавыкка егылып төшеп, һәлак булган.  

Гаебе расланса, бу егетне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100