Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көтүче, ризык әзерлим дип учак ягып, 600 гектар урманны яндырган

Көтүче, ризык әзерлим дип учак ягып, 600 гектар урманны яндырган

news_top_970_100
Көтүче, ризык әзерлим дип учак ягып, 600 гектар урманны яндырган
Байкал аръягы краенда көтүче аркасында 600 гектар урман янып беткән. Көтүче, ризык әзерлим дип, басуда учак яккан. Әмма көчле җил аркасында ут басу буйлап таралып киткән һәм урманга барып җиткән. Көтүче ялкынны баса алмаган, коткаручылар да чакырмаган. Шулай итеп, аның саксызлыгы аркасында 600 гектар урман янып беткән. Бу хакта Лента.ру порталына Россия эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк сөйләгән. 

Бичара көтүчене полиция бүлегенә китергәннәр. Ул үз гаебен тулысынча таныган.

Моңа охшаш хәл Түбән Новгород өлкәсендә дә булды. Өлкәдәге бер авылда яшәп ятучы Геннадий Попов үз бакчасында коры үләнне яндырап дип, сараен да, күрше йортларны да яндырган. Күршеләре аның ел да коры үлән яндырганын әйткәннәр. Соңгы елларда ул берничә мәртәбә янгын чыгара язган булган, әмма күршеләре һәрвакыт ярдәмгә килгән. Бу юлы исә янгын бик тиз таралган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, коткарырлык әйбер инде калмаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100