Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә яшәүче хатын яңа туган баласын үтереп, күлгә ыргыткан

Күрше төбәктә яшәүче хатын яңа туган баласын үтереп, күлгә ыргыткан

news_top_970_100
Күрше төбәктә яшәүче хатын яңа туган баласын үтереп, күлгә ыргыткан

Самара өлкәсендә яшәүче хатын елга буенда бала тапкан, аны үтергән һәм мәетен күлдәге суга ыргыткан. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Былтыр көз көне Самара өлкәсенең Волжский районындагы Березовый Гай бистәсендә күл буенда сабый мәете табып алалар. 

Шушы көннәрдә Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе Новокуйбышевск шәһәрендә яшәүче 42 яшьлек хатынга карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган. Аны яңа туган кыз баласын үтерүдә гаеплиләр.

Тикшерү версиясе буенча, былтыр ноябрь аенда бу хатын кичке сигезләр тирәсендә күл буенда була. Йөкле хатын Сарма күле янында бала тудыра, аны үтерә һәм мәетен күлгә ыргыта. 

Тикшерүчеләр хатынның гаебен расларлык дәлилләр табып, гаепләү карары чыгарган һәм эшне судка тапшырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100