Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә дистәләрчә гектар мәйданда урман яна

Күрше төбәктә дистәләрчә гектар мәйданда урман яна

news_top_970_100
Күрше төбәктә дистәләрчә гектар мәйданда урман яна
Башкортстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зур урман яныгыны белән көрәшә. Зилаер районындагы урманда янгын чыгу турында хәбәр 30 июльдә килгән. Ул вакытта 15 гектар мәйданда агачлар януы билгеле булган. 31 июльдә 11 сәгатькә янгын мәйданы 76 гектарга кадәр арткан. Бу турыда төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РБК сайты хәбәр итте.

Янгын Камыш Үзәк авылыннан 2,2 км ераклыкта гына урнашкан. Бу авылда ике кеше яши. Ведомствода ачыклык керткәнчә, авылга куркыныч янамый, аның кырыйларында сукаланган буразналар ясалган.

Урман янгынын сүндерүдә 82 кеше, 30 данә махсус техника катнаша. Урында ведомствоара комиссия эшли.

Янгын куркынычы булган чорда Башкортстанда 150 табигый янгын учагы ачыкланган. 2018 ел белән чагыштырганда табигый янгыннар саны 41гә арткан. Янгыннарның гомуми мәйданы 1096,43 гектарга кадәр арткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100