Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә өч сабый бала янып үлгән - видео

Күрше төбәктә өч сабый бала янып үлгән - видео

news_top_970_100
Күрше төбәктә өч сабый бала янып үлгән - видео

Башкортстанның Туймазы районының Кандыр авылында 16 декабрьдә төнге икеләр тирәсендә коточкыч фаҗига була. Икедән дүрт яшькә кадәрге сабыйлар янып үлә. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Агентлык хәбәр иткәнчә, йорт хәрабәләре арасында тереләй янып үлгән өч бала мәете табыла. Төбәк буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ача.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын чыкканда балалар үзләре генә була. Бу вакытта олылар өйдә булмый, дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Тикшерү комитетында.

Фаҗига урынында тикшерү эшләре башкаргач, судмедэкспертиза билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча йорт ни сәбәпле яна башлаганы һәм балалар нидән үлгәне билгеле булачак.

Шулай ук сабый балаларны ата-анасы ни сәбәпле караучысыз калдырганын да тикшерәләр.

«Башинформ» агентлыгының үз чыганагы хәбәр иткәнчә, балалар янгында үлгән вакытта, аларның аналары спиртлы эчемлекләр эчеп йөргән. Һәлак булган ике яшьлек малай һәм дүрт яшьлек кыз - бертуганнар, алар белән тагын дүрт яшьлек кыз була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100