Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә билгеле җырчыны вәхшиләрчә үтергәннәр

Күрше төбәктә билгеле җырчыны вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100
Күрше төбәктә билгеле җырчыны вәхшиләрчә үтергәннәр
Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә билгеле җырчы Денис Малышевны вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте. 
Денис Малышевны шәһәрдә яхшы беләләр, ул рестораннарда чыгыш ясый, яхшы тавышлы җырчы була.

Денис Малышевны 9 октябрьдә биредә яшәүче 42 яшьлек үтергән дип фаразлыйлар. Тикшерүчеләр ачыклаганча, фаҗига ир-атлар монастыре тирәсендә була. Ир-атлар аракы эчеп утыра. Шул чакта Малышевның башына кирпеч белән сугалар. Аннары Малышев утырган әйберләргә ут төртәләр.

Денис Малышевны хастаханәгә китерәләр, ул шунда вафат була. Әлеге вакыйгадан соң җинаять эше ачылган. Денисны үтерүдә шикләнелүче кеше гаебен танып күрсәтмә биргән.

Денисның үлеме турында КТВ-Луч каналына абыйсы сөйләгән. Җырчының башы имгәнгән, мәете яртылаш янып беткән булган. 

"Бу минем 36 яшьлек абыем Денис Малышев. Ул балалар йортында үсте. Яшь чагында рестораннарда җырлады, матур тавышы белән дан казанды. Аны күпләр белә иде, яраттылар, зур акча түләп, җырларга чакырдылар. Денисны белгән бар кешене аны искә алуын үтенәм", - дип сөйләгән мәрхүмнең туганы.

"Денис бик мәрхәмәтле кеше иде. Ульяновская урамындагы ресторанда җырлады. Ләкин уңышка чыдый алмады инде, эчә башлады. Аны вәхшиләрчә үтергәннәр дип әйттеләр. Башын имгәткән, аннары ташландык заводта мәетен яндырып бетерергә маташканнар", - дип сөйләгән Денисның танышы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100