Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә бер хатынның баласын урлап, ике миллион таләп иткәннәр

Күрше төбәктә бер хатынның баласын урлап, ике миллион таләп иткәннәр

news_top_970_100
Күрше төбәктә бер хатынның баласын урлап, ике миллион таләп иткәннәр
Самара өлкәсендә оешкан җинаятьчел төркем әгъзаларын балалар урлауда гаепле дип тапканнар. Җиде кешедән торган төркемдә хатын-кыз да бар. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Тикшерүчеләр туплаган дәлилләр бу кешеләргә карата гаепләү карары чыгарырлык күләмдә булды, дип хәбәр иткән Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте. Һәрберсенең ролен аерым бәяләп, бу кешеләрне төрмәгә озаталар. Алар кеше урлауда, хәрби кораллар урлауда, хәрби коралларны законсыз куллану һәм сатуда гаепләнә.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, 2015 елдан 2017 елга кадәр Самара өлкәсендә төзәтү колониясендә утыручы ир-ат төбәк территориясендә җинаятьчел төркем оештыра. Бу кешеләр системалы рәвештә балалар урлап, аларны азат иткән өчен әти-әниләренннән акча таләп итә.

2017 елның декабреннән 2018 елның гыйнварына кадәр бу төркем Тольяттида яшәүче кече яшьтәге малайны урларга маташа, Кинель шәһәрендәге малайны урлап, аның анасыннан 2 миллион сум таләп итә.

2018 елның гыйнварында төркемнең җинаятьчел эшчәнлеге туктатыла, аның барлык әгъзаларын да тоткарлыйлар. Бу эштә Росгвардиянең СОБР "Омега" офицерлары катнаша.

Тикшерү версиясе буенча, җинаятьчеләрнең икесе 2017 елның февралендә Мәскәү өлкәсендә хәрби хезмәттә булганда 10 граната һәм аларга запал урлыйлар.

Суд карары буенча, бу төркемнең башлыгын 24 елга каты режимлы колониягә озатканнар. Бандадагы хатын-кызны 13 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Төркемнең калган әгъзалары 3тән 8 елга кадәр гомуми режимлы колониядә утырачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100