Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше хатыны 3 яшьлек сабыйны аш-су әзерли торган чүкеч белән вәхшиләрчә кыйнаган

Күрше хатыны 3 яшьлек сабыйны аш-су әзерли торган чүкеч белән вәхшиләрчә кыйнаган

news_top_970_100
Күрше хатыны 3 яшьлек сабыйны аш-су әзерли торган чүкеч белән вәхшиләрчә кыйнаган
Ленинград өлкәсенең Мга бистәсендә бер хатын күршедә яшәүче сабый баланы вәхшиләрчә кыйнаган. Россия Тикшерү комитетының Ленинград өлкәсе буенча идарәсенең Кировск шәһәрендәге бүлеге җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге җинаятьне кылуда шикләнеп Мга авылында яшәүче 57 яшьлек хатынны тоткарлаганнар. 

 

Тикшерү версиясе буенча, 22 июльдә бу хатын исерек килеш үз фатирында була. Аның янына 3 яшьлек кыз баланы кертеп калдырып торалар. Исерек хатын сабыйны аш-су әзерли торган чүкеч белән вәхшиләрчә кыйнап ташлый. Ул баланың төрле урыннарына күп тапкыр шушы чүкеч белән суга.

Подъезддагы баскычлар янында яткан кыйналган баланы узып баручылар күреп ала. Алар бала елаганын ишетеп чыга. Шуннан соң күршеләр полициягә мөрәҗәгать итә.

Урынга тикшерүчеләр килә. Алар җинаять коралын ала, баланы кыйнауда шикләнелүче хатынны сораштыра, аның белән тикшерү гамәлләре башкаралар.

Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100