Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күренекле галимә, тел белгече Фәһимә Хисамова вафат

Фәһимә Хисамованы соңгы юлга озату иртәгә 10.30 сәгатьтә Казанның Зорге урамындагы 57/29 йортында була.

news_top_970_100
Күренекле галимә, тел белгече Фәһимә Хисамова вафат
Бүген күренекле тел белгече, фән эшлеклесе Фәһимә Хисамова 81 яшендә вафат булды. Бу турыда шагыйрь Роберт Миңнуллин хәбәр итте.

“Бик авыр хәбәр килде. Хөрмәтле укытучыбыз, күренекле тел белгечебез, дустыбыз Фәһимә апа Хисамова вафат булган. Урыны җәннәттә булсын! Бик ихлас күңелле кадерле кеше, зур галимәбез иде. Университетта безне укытты, төркемебезнең җитәкчесе дә булды. Гел аралашып, хәлләр белешеп яшәдек. Күренекле шәхесебез Нурмөхәммәт ага Хисамовның яраткан хатыны иде ул! Бик матур яшәделәр! Нурмөхәммәт ага һәрвакыт: "Фәһимә апагыз да шулай дип әйтте!" - дими калмый иде... Аңа бик авырдыр инде... Ходай сабырлыклар бирсен!” - дип язган Роберт Миңнуллин социаль челтәрдәге хәбәрендә.
  • Фәһимә Хисамова - филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, “Татар теле морфологиясе”, “Татарский язык в восточной дипломатии России (XVI – начало XIX вв.) һ.б. зур хезмәтләре белән танылган галим.
Инстаграмда Фәһимә Хисамованың укучылары, танышлары, райондашлары хисләрен язып калдырган. Фәһимә апаны тыйнак, сабыр, бик ипле кеше дип искә алганнар.

Мәрхүмәнең хәләл җефете Нурмөхәммәт ага Хисамовның кагыйсын уртаклашалар. "Олы яшьтә пар канатыңны югалтып, ялгыз калу бигрәк тә ир-ат кешегә бик авырдыр. Кайгыларын уртаклашабыз", дигәннәр.
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бик авыр хәбәр килде... Хөрмәтле укытучыбыз, күренекле тел белгечебез, дустыбыз Фәһимә апа Хисамова вафат булган... Урыны җәннәттә булсын! Бик ихлас күңелле кадерле кеше, зур галимәбез иде. Университетта безне укытты, төркемебезнең җитәкчесе дә булды. Гел аралашып, хәлләр белешеп яшәдек. Күренекле шәхесебез Нурмөхәммәт ага Хисамовның яраткан хатыны иде ул! Бик матур яшәделәр! Нурмөхәммәт ага һәрвакыт: "Фәһимә апагыз да шулай дип әйтте!" - дими калмый иде... Аңа бик авырдыр инде... Ходай сабырлыклар бирсен! Нишлисең инде... Ә бу фото 2012 елны минем "Китап" тапшыруында төшелгән иде...

Публикация от Роберт Миңнуллин (@robert_minnullin_poet)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100