Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнчелектән интеккән кызда җитди авыру булуы ачыкланган

Көнчелектән интеккән кызда җитди авыру булуы ачыкланган

news_top_970_100
Көнчелектән интеккән кызда җитди авыру булуы ачыкланган
Британияле Иви Мур исемле кызда кисәк кенә барлыкка килгән көнчелек җитди авыру билгесе булып чыккан. Бу хәл турында Лента.ру сайты яза.

Англиянең Страуд шәһәрендә яшәүче кыз 2015 елда кисәк кенә егетеннән көнләшә башлый. Егете башка кызлар белән очрашадыр, язышадыр кебек тоела. 20 яшьлек Мур үзен параноик кебек хис итәргә тотына - моңарчы бер дә борчымаган нәрсәләр турында борчыла, елап бетә.

Шул ук елны сентябрь аенда Мур грипп эләктерә һәм, егете өйдә юк чагында, әниләренә шалтырата. Кызның әнисе баласының тавышыннан ук нәрсәдер булганын аңлап ала һәм аны үзләренә алып китә. Анда кызда беренче мәртәбә өянәк була. Ата-ана "скорый" чакыра, Мурга дефибриллятор куялар, хастаханәгә илтәләр һәм ике тәүлеккә ясалма комага кертәләр. Аңына килгәч, Мур ике көн буе ата-анасын танымый. Бераздан аны клиникадан өенә кайтарып җибәрәләр.

Берничә көннән Мур үзен кабат сәер тота башлый: өеннән чыгарга курка, телевизор караганда үзен шундагы хәлләрдә дип хис итә, ә бер төнне әнисе үлгән дигән уй белән уяна. Кызны кабат хастаханәгә салалар һәм психоз дигән диагноз куялар. Ике атнадан табиблар Мурда энцефалит булуын ачыклый һәм бу өянәкләрнең сәбәбен шуңа бәйли. 

Кыз хастаханәдә ятканда, егете аннан китүен хәбәр итә. Шулай итеп, кыз әти-әнисе карамагында гына кала. Мурны бары тугыз атнадан чыгаралар. Беренче айны аны галлюцинацияләр һәм саташулар борчый. Ул стероидлар кабул итә һәм 40 килога тазара. 

Хәзер Мур туристик агентлыгында эшли. Ул үзенә яңа егет тапкан һәм аңа авыруы турында сөйләгән. Кыз фикеренчә, авыру аның шәхесен нык үзгәрткән, һәм бу аны бик борчый. Ул үзенең тарихын гыйбрәт өчен журналистларга сөйләргә булган. Көнче кешеләр үз сәламәтлекләренә игътибарлы булсыннар - бәлки, бу авыру билгеседер, дип кисәтә кыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100