Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче хатын ирен үтереп, мәеттән ризык пешергән һәм эшчеләргә ашаткан

Бу хатынның җиде ел бергә яшәгән ире башкага өйләнмәкче булган.

news_top_970_100
Көнче хатын ирен үтереп, мәеттән ризык пешергән һәм эшчеләргә ашаткан

Берләшкән Гарәп Әмирлегендә яшәүче хатын бергә яши торган ирен үтергән һәм, аның мәетен пешереп, эшчеләргә ашаткан дип шикләнәләр. Бу турыда Daily Mail сайтына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Мароккода туган һәм Берләшкән Гарәп Әмирлегендә яшәүче бу хатын бергә яши торган ирен үтерә, мәетен тураклый һәм шул иттән дөге белән ризык пешерә. Әлеге ашамлыкны Пакистаннан килгән эшчеләр ашый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Полиция хезмәткәрләре фаразлаганча, хатын иреннән көнләшкән. Хатыны белән җиде ел бергә яшәгәннән соң, бу ир-ат башка кешегә өйләнмәкче булган.

Тикшерүчеләр көнче хатынны иренең мәетеннән дөгеле милли ризык — макбус әзерләп, кешеләргә ашатуда гаепли. Әлеге ризыкны Пакистаннан килгән һәм бу йортта эшләүчеләр .

Мәрхүм ир-атны туган эзли башлаган. Ул аш бүлмәсендәге блендерда кеше теше табуын хәбәр иткән.

Әлеге коточкыч вакыйга буенча тикшерү дәвам итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100