Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче хатын иренә үч итеп, баласын ваннада батырып үтергән

Көнче хатын иренә үч итеп, баласын ваннада батырып үтергән

news_top_970_100
Көнче хатын иренә үч итеп, баласын ваннада батырып үтергән

Бөек Британиядә яшәүче хатын ире хыянәт итә дип шикләнгән. Шуннан соң ул, иренә үч итеп, өч яшьлек кызын суда батырып үтергән. Бу турыда Mirror басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте. 

Җинаять 2017 елның 7 сентябрендә булган. 36 яшьлек Клэр Коулборн исемле хатынга карата хөкем карарын быел чыгарганнар. Аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хатын киләсе 18 елда вакытыннан алда иреккә чыгу (УДО) турында гариза бирә алмаячак.

Клэр бик озак вакыт дәвамында Майкл исемле иреннән көнләшеп яшәгән, хыянәт итә дип шикләнгән. Майкл үзенең хезмәттәше белән сөяркә булып йөри дип уйлаган. Хатын үч алу планын бик җентекләп төзегән. Моңа кадәр биология укытучысы булып эшләгән Клэр берничә атна дәвамында кешене батырып үтерү ысулларын өйрәнгән.

Фаҗига буласы көнне Клэр өч яшьлек Бэт исемле кызын йокысыннан уятып, юынырга чакырган. Нәни кыз ваннага керәсе килмәвен әйткән. «Кызганычка каршы, кызым миңа тулысынча ышана иде», — дип сөйләгән Клэр судта.

Баласын үтерүче ана фаҗига турында үзе сөйләгән. Батыра башлагач, ана кызын бик яратуын әйткән. «Кызым тормышы өчен көрәшмәде», — дигән ул. Баласын үтергәннән соң, Клэр үз-үзенә кул салырга җыена. Ләкин «исән калырга мәҗбүр була».

Соңрак ачыкланганча, көнче хатын гел хыянәт турында уйлап йөри. Ул ире хыянәт итүенә тулысынча ышана. Бу хатын иренең хезмәттәшләренә электрон почта аша хатлар яза. Шул ук вакытта ире дә аның артыннан тикшереп тора дип исәпли. 

Клэр аерылышу өчен гариза да бирә. Баланы үтерергә бер ай алдарак ир белән хатын аерылыша. Әтисе кызы белән атнага бер тапкыр очрашып йөри. Ир сүзләренчә, соңгы очрашуда кызы аның муенына сарыла, әтисен күрүгә бик сөенә. Шуннан соң берничә көннәр нәни Бэтның үлеме турында билгеле була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100