Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнче ир урам уртасында яшь хатынын пычак белән чәнчегән - видео

Көнче ир урам уртасында яшь хатынын пычак белән чәнчегән - видео

news_top_970_100
Көнче ир урам уртасында яшь хатынын пычак белән чәнчегән - видео
Мәскәүнең Планетная урамында 24 яшьлек кызны үтергәннәр. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Фаҗига 5 майга каршы төндә була. Кызны машиналар йөри торган юлның уртасында диярлек пычак белән кадап үтерәләр. Бу мизгелләрне видокүзәтү камерасы да төшереп торган.



Вакыйганы күреп торган шаһитлар полициягә хәбәр итә. Урынга килеп җиткән хокук саклаучылар юл кырыендагы тротуарда ятучы канга баткан кызны күреп ала. Яшь кыз урында ук җан биргән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, мәет янында кызның элеккеге ире була. 32 яшьлек ир-атның күкрәгендә пычак белән кадалган яра эзләре була. Аны хастаханәгә китерәләр.  

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан.

ТАСС агентлыгы мәгълүматы буенча, яшь хатын-кызны элеккеге ире үтергән. "Мәскәүнең төньягында көнче ир-ат элеккеге хатынын пычак белән кадап үтергән. Шуннан соң ул үз-үзенә кул салмакчы булган", диелгән агентлык хәбәрендә. 

"5 майга каршы төндә Мәскәүнең Планетная урамында торак йорт янында бер ир-ат үзенең элеккеге хатынына берничә тапкыр пычак белән кадаган. Бу кешеләр көнчелек аркасында талашкан. Имгәнгән кыз урында ук вафат булган", - дип сөйләгән агентлыкка Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте башлыгы Юлия Иванова.   

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100