Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Күкрәгендә тишек бар иде”: Зарядкада торган телефон шартлап, 7 яшьлек бала үлгән

“Күкрәгендә тишек бар иде”: Зарядкада торган телефон шартлап, 7 яшьлек бала үлгән

news_top_970_100
“Күкрәгендә тишек бар иде”: Зарядкада торган телефон шартлап, 7 яшьлек бала үлгән

3 июль көнне Курган шәһәренең Тельман урамында урнашкан күпфатирлы йортта шартлау була. Икенче подъездда шартлау ишетелгәч, биредә яшәүчеләр полициягә хәбәр итә. Бирегә тиз арада ФСБ, Тикшерү комитеты, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия вәкилләре, газ хезмәте һәм ашыгыч ярдәм килә.

Фаҗига 7 яшьлек бала үлеменә китерә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Курган өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә. Соңрак бу баланың зарядкага куелган телефон шартлавыннан үлүе ачыклана. Фаҗига вакытында бала өйдә үзе генә булмаган, аның белән ата-анасы да өйдә булырга мөмкин, дип фаразлана.

Малайны бер ир кеше күтәреп, урамга алып чыга. “Баланы бер ир күтәреп чыкты. Ул малайның әтисеме, бабасымы булгандыр. Аның тавышыннан бөтен йорт уянды. Ул ишегалдында үләндә аунап, ниндидер кешенекенә дә охшамаган тавыш белән: “Бала үлмәсен!” дип кычкырып ятты”,  - дип әйткән фаҗига шаһитләре.

Табиблар килеп җиткән вакытка бала инде үлгән. “Ашыгыч ярдәм хезмәткәре сүзләренчә, малайның күкрәгендә тишек булган. Бала янында булган иргә исә ниндидер тынычландыра торган укол ясадылар”, дип сөйләгән күршеләр  URA.RU сайтына.

Әлеге йортта яшәүчеләр фикеренчә, фаҗига бинадагы электр чыбыкларының бик иске һәм таушалган булуы нәтиҗәсендә килеп чыга ала. Тикшерү комитеты әлеге очрак буенча ачылган җинаять эше кысаларында тикшерүләр алып бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100