Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көчле яңгырлардан соң, күрше төбәктә унбиш сыер елгада батып үлгән

Көчле яңгырлардан соң, күрше төбәктә унбиш сыер елгада батып үлгән

news_top_970_100
Көчле яңгырлардан соң, күрше төбәктә унбиш сыер елгада батып үлгән
Башкортстанда көчле яңгырлар яуганнан соң, 15 сыер суда батып үлгән. Бу турыда "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итте.

Юлык авылы янындагы Зилаер елгасы аша бетон күперне төзәтәләр, күпер ябык була. Аның янына вакытлыча агач күпер салып торалар. Сыерлар көтүгә шул күпер аша йөри. 

Көчле яңгырлар яугач, елгада су бик тиз күтәрелә, ташкын да көчле була. Агым сыерларны агач күпер астына этеп төшерә. Берничә көн рәттән хайванар батып үлә. Шуннан соң авыл халкы чаң суга башлый.  Сыерлар һәлак булганын күреп торган кешеләр социаль челтәрләргә яза. 

"Гафури районының Юлык авылында елга аша вакытлыча салынган күперне сүткәндә, бетон плитәләр астында 15 сыер үләксәсе табылды. Хәзер сыер үләксәләре утильләштерелде", - дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100