Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көчле яңгыр вакытында юл аша чыгып баручы баланы агым алып киткән - видео

Көчле яңгыр вакытында юл аша чыгып баручы баланы агым алып киткән - видео

news_top_970_100
Көчле яңгыр вакытында юл аша чыгып баручы баланы агым алып киткән - видео
7 июньдә Севастополь шәһәрендә көчле яңгыр ява. Шул вакытта юл аша чыгып баручы малайны су агымы алып китә башлый. Әлеге вакыйганы узып баручы машина видеорегистраторы төшереп ала. Бу кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.

Кожанов урамында яңгыр суы баланы аяктан ега һәм узып бара торган машина астына алып кереп китә яза. Моны күреп торган бер кыз ярдәмгә ташлана һәм баланы коткара. Севастополь шәһәренең транспорт департаменты баланы коткарган кызны бер тәүлектән соң эзләп таба. Ул Зишан Эннанова була.

"Без Кожанов тукталышына килеп җитә идек. Нәни малай юл аша чыга башлады. Мин аны агым алып китәр дип курыктым һәм машинадан чыктым. Бала абынып китте һәм егылды. Агым аны узып бара торган машина астына сөйри башлады", - дип сөйли бу кыз Севастополь телекомпаниясенә.

Кыз маршруткадан йөгереп чыга һәм баланы тотып калырга өлгерә. Берничә секундтан аларга ярдәмгә троллейбус йөртүче Валерий Скоморохов килеп җитә. 

Видео кадрларында урам буйлап яңгыр сулары агуы күренә. Олылар да чак кына аякта басып тора. Юлдагы бала ак төсле машина астына кереп китәргә мизгел генә вакыт кала. IШул чакта Зишан нәни малайны күтәреп ала. Тиз генә Валерий да йөгереп килеп җитә. Аннары алар өчәүләп юл кырыена чыгалар.

 

Соңрак биредәге аптекада эшләүче фармацевт хатын да агымның бик көчле булуын әйтә. Ул үзе дә чак кына аягында басып калган.

Зишан сүзләренчә, малай имгәнми, ә аны коткарган олылар үз эшләре белән китеп бара. Геройларны шәһәрнең транспорт департаменты хезмәткәрләре эзли. Скомороховны табу җиңел була. Ә Зишанны биредәге матбугат чаралары аша эзләп табалар.

Севастопольдә яшәүче битараф булмаган кешеләрне нинди бүләк көтүе хәбәр ителми. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100