Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әле ярый исән калды": Алты яшьлек баланы эт талап имгәтеп бетергән

"Әле ярый исән калды": Алты яшьлек баланы эт талап имгәтеп бетергән

news_top_970_100
"Әле ярый исән калды": Алты яшьлек баланы эт талап имгәтеп бетергән
Краснодар өлкәсенең Новороссийск шәһәрендә 6 яшьлек Петр исемле малайны подъезд төбендә эт талаган. Хайван сабыйның башын, кулын тешләп бетергән, күзен имгәткән. Бу турыда "Наша газета" басмасы каналы хәбәр итте.

Вакыйга 14 апрельдә Цемдолина бистәсендә була. Малайның анасы Лилия А. фаҗига турында үзе сөйләгән. Ул баласы белән кибеткә җыена. Малай тиз генә киенеп бетә һәм чыгып китә, анасы аяк киемен бәйли кала. Бала аны подъезд төбендә көтеп тора.  

"Берничә минуттан ук кычкырган тавышлар ишетеп алдым. Фатирдан йөгереп чыктым. Анда күрше хатыны бар иде, ул балама эт ташлануын әйтте. Урамга очып чыктым. Улым яраланган. Эт аның кулын, башын умырып тешләп алган, маңгаен бер чигәдән икенчесенә кадәр ерткан, күзен имгәткән", - дип сөйли Лилия. 

Имгәнгән баланың анасы сүзләренчә, шуннан соң эт баланы җибәргән, ә үзе канга баткан килеш китеп барган. Күршеләр полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре этне атып үтергән, баланы хастаханәгә озатканнар. 

Балага һөҗүм иткән этнең хуҗасы әлегә ачыкланмаган. Шәһәр башлыгы боерыгы буенча, аны эзләү өчен махсус штаб оештырганнар. Имгәнгән баланың анасы сүзләренчә, этнең хуҗасы булырга тиеш, ул тәрбияләнгән, муенчагы да булган. Алар моңа кадәр дә бу этне еш очраткан, хайван агрессив булмаган.

Петрга табиблар операция ясаган, хәзер ул аңына килгән. Ләкин табиблар аның сәламәтлеге турында әлегә бернинди дә фараз ясый алмый. Сабыйга пластик операцияләр ясарга кирәк булачак. 

"Хәзер Петр аңына килде инде. Ул бик курыккан. Табиблар бернинди дә фараз ясамый. Алар баланы күзәтәчәк, аның шешкән урыннары бетәргә тиеш. Шуннан соң гына бала күрәме-юкмы икәне билгеле булачак. Бу хайван минем баламны күзсез калдырды. Күзе күрер дип өметләнәбез. Әле ярый исән калды", - дип сөйләгән Лилия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100