Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ишегалдындагы балаларны пычаклы исеректән якларга тырышкан ир-ат һәлак булган

Ишегалдындагы балаларны пычаклы исеректән якларга тырышкан ир-ат һәлак булган

news_top_970_100
Ишегалдындагы балаларны пычаклы исеректән якларга тырышкан ир-ат һәлак булган

Әстерхан шәһәрендә 48 яшьлек ир-ат балконда басып тора. Шул чакта ул урамда балалар кычкырышкан тавыш ишетеп ала. Бу вакытта ишегалдында уйнап йөргән бала-чагага бер ир-ат пычак белән һөҗүм итә. Балконда басып торган ир моны аңлап алуга, урамга чыгып йөгерә. Бу турыда Әстерхан басмасы хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, балаларга һөҗүм иткән ир-ат исерек була. Балаларны яклар өчен йөгереп чыккан ир-ат исә аның пычагын тартып алырга тырыша. Шул чакта аңа исерек ир-ат пычак кадый. Пычак мәрхүмнең күкрәгенә эләгә һәм ул урында ук җан бирә.

Хәзерге вакытта "үтерү" маддәсе буенча җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Гаепләү карары чыгарылган һәм эш судка тапшырылган. Балаларны якларга тырышкан ир-атны үтерүчегә хөкем карарын суд чыгарачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100