Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ишегалдында уйнап йөргән баланы кар барсы урлап киткән

Ишегалдында уйнап йөргән баланы кар барсы урлап киткән

news_top_970_100
Ишегалдында уйнап йөргән баланы кар барсы урлап киткән
Пакистанда кар барсы (ирбис) 8 яшьлек баланы талап үтергән. Ерткыч хайван сабыйны ишегалдыннан урлап киткән. Бу турыда Menafn басмасына сылтама белән «Лента.ру» хәбәр итте.

Хайбер-Пахтунхва провинциясендәге Чанати авылында 18 мартта фаҗига була. Бала ишегалдында уйнап йөри. Шул чакта каяндыр кар барсы килеп чыга һәм баланы сөйрәп алып китә. Сабыйның мәетен кич белән генә авыл читендәге чокырдан табып алалар.

Авыл халкы кар барсы, леопард һәм башка ерткычлардан саклауны сорап, җирле хакимияткә мөрәҗәгать иткән. Бу хайваннар Кызыл китапка кертелсә дә, кешеләргә зыян китерәләр икән.

Биредә яшәүче Сардар Мухаммад Икбаль (Sardar Muhammad Iqbal) фаразлаганча, кыш көне кар күп яуганга, ирбислар авылга килгән. Ир -ат ерткычларның күп зыян китерүенә, йорт хайваннарына һәм кешеләргә һөҗүм итүенә зарлана. Хакимият вәкилләре видеокүзәтү камералары куйса иде дип сорый.

  • Кар барсы, яки ирбис Үзәк Азия тауларында яши. Бу хайван бик сирәк очракта гына кешеләргә һөҗүм итә. Ирбисның мехы бик кыйммәтле. Шуңа күрә аны браконьерлар күпләп аулый. Бу хайваннарга Җир йөзеннән югалу куркынычы яный. Россиядә кар барсларын саклау өчен махсус программа эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100