Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек яшүсмерләр төркеме йөкле хатынга ташланган - видео

Хулиганнар компаниясендәге кыз "полиционер" әтисе белән янаган.

news_top_970_100
Исерек яшүсмерләр төркеме йөкле хатынга ташланган - видео
14 августта Хабаровскидагы бер йорт ишегалдында иртән-иртүк исерек яшүсмерләр каты тавышланып утырган. Йортта яшәүчеләр бу тавышны тыңларга мәҗбүр булган. Бу вакыйга турында Вести каналы күрсәтте.

Йорттан чыккан ир белән хатын бу яшьләргә кисәтү ясаган. Яшүсмерләр шул мизгелдә үк ир-атка ташланган. Аның футболкасын ертканнар. Гаилә башлыгы йөкле хатынын автомобильгә утырткан һәм үзе киемен алмаштырырга өйгә кереп киткән. Бу вакытта машинада ирнең хезмәттәше дә утырып торган.

Шул вакытта яшүсмерләрнең берсе машинага йодрыклары белән ташланган. Ул тәрәзәне ваткан, йөкле хатынга суккан, тагын бер тәрәзәне ваткан.



Машинаның арткы утыргычында утырган ир-ат тиз генә салоннан чыга алмаган. Кадрларда хулиганның машинаны ватуы, салонда утырган ир-атка сугарга тырышуы күренә. Ир-атның, чыгып, хулиганнар белән сугышканы да күренә.

Бераз соңрак эт белән йөрергә чыккан кешеләр бу вакыйганың шаһиты булган. Алар хулиганнар төркемендәге кызны сораштырып видео төшергән. Кыз сүгенеп сөйләшеп, суд белән янаган, җитди нәтиҗәләр булыр дип куркыткан. "Минем әти полиционер, карарбыз әле, ничек булыр", дигән ул.



Хәзерге вакытта имгәнүчеләр һәм хокук саклау органнарының гамәлләре турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100