Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Исерек бала": Полиция хезмәткәре машинасы бәрдергәннән соң үлгән 6 яшьлек малай канында алкоголь табылган

"Исерек бала": Полиция хезмәткәре машинасы бәрдергәннән соң үлгән 6 яшьлек малай канында алкоголь табылган

news_top_970_100
"Исерек бала": Полиция хезмәткәре машинасы бәрдергәннән соң үлгән 6 яшьлек малай канында алкоголь табылган

2019 елның июлендә Киров өлкәсендә юл һәлакәтендә алты яшьлек малай үлә. Ул велосипедка утырып юлга чыга һәм шунда баланы машина бәреп китә. Тикшерүчеләр ачыклаганча, баланы бәрдергән машина белән полиция хезмәткәре идарә иткән. Россия Тикшерү комитеты Александр Бастрыкин бу эшне үзәк аппаратка контрольгә алырга кушты. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Киров өлкәсендәге Newsler сайты хәбәр иткәнчә, мәрхүм баланың канында алкоголь табыла. Баланың ата-анасы судмедэкспертиза нәтиҗәләрен алгач, шундый белешмә күрә һәм бу турыда Киров басмасына сөйлиләр. Машина йөртүче исә аек була.

Мәрхүм баланың ата-анасы малайның канында алкоголь булуына ышана алмый. Канда 0,51 промилле микъдарда этанол каян килеп чыкканын аңламыйлар. 

Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, баланың туганнары экспертиза нәтиҗәләренә шикләнеп карый. Малайның ата-анасы объектив һәм төрле яклы тикшерү таләп итә. Алар гаепле кеше җаваплылыктан качар дип курка. 

Моңа охшаш вакыйга 2017 елда Балашиха шәһәрендә булды. Биредә бер хатын 6 яшьлек малайны бәрдерә. Мәрхүм баланың канында 2,7 промилле алкоголь табыла. Кабат экспертиза да шундый ук нәтиҗә күрсәтә. Берничә айдан соң бу экспертиза белешмәсен суд кире кага. Кан тиешенчә алынмаган, аңа пычрак кергән һәм кан әчеп, спирт бүленеп чыккан, диелә хәбәрдә.

Балашихада авариядә һәлак булган баланың аек булуы расланды. Экспертның эшенә битараф каравы исбатланды. Бала канында алкоголь тапкан экспертны да, баланы бәрдергән хатынны да хөкем иттеләр. 

 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100