Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирле-хатынлы яшь галимнәр һәм аларның ике баласы коточкыч авариядә үлгән

Ирле-хатынлы яшь галимнәр һәм аларның ике баласы коточкыч авариядә үлгән

news_top_970_100
Ирле-хатынлы яшь галимнәр һәм аларның ике баласы коточкыч авариядә үлгән

2 апрельдә Алтай өлкәсендә юл һәлакәтендә дүрт кешедән торган гаилә үлә. Фаҗига Тальменский районында кичке тугызынчы яртылар тирәсендә Р256 юлының 162нче километрында була. Яшь галимнәр гаиләсе — Денис Пчельников, аның хатыны Татьяна, нәни кызлары Алиса һәм Ульяна утырган машина трассадан бара. Шул чакта гаилә башлыгы машина белән идарәне югалта. Җиңел автомобиль йөк машинасы астына килеп керә.

«Башлангыч мәгълүмат буенча, 36 яшьлек ир-ат «Сузуки» машинасында Барнаулдан Новосибирскига таба барганда идарәне югалта. Ул каршы як полосага чыга һәм «Скания» йөк машинасына бәрелә. Җиңел машинаны йөртүче ир-ат, 32 яшьлек хатын, 6 яшьлек кыз бала урында ук үлә. 4 яшьлек кыз ашыгыч ярдәм машинасында вафат була», дип сөйләгәннәр  Новосибирск сайтына өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Әлеге гаилә берничә ел элек Чаллыда яшәгән булан. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Берничә ел элек Денис Пчельников Геология һәм минералогия институтында кече фәнни хезмәткәр булып эшли. Фәннәр академиясен реформалаганнан соң, Денисның оклады 15 мең сум кала, ул бөтен грантлар белән бергә 35 мең хезмәт хакы ала. Татьяна бу вакытта декрет ялында, ул фотограф булып бераз акча эшли.

Пчельниковлар гаиләсе IT-бизнес белән шөгыльләнә башлый. Алар Чаллыга килә һәм биредә ярты ел чамасы яшиләр. Шуннан соң яшь гаилә янәдән туганнары янына күченеп китә.

2016 елда алар яңа бизнес уйлап таба — нарат күркәсеннән кайнатма ясап саталар. Өч ел эчендә алар миллион ярым табыш эшләргә өлгергән. Хәзер шушы яшь, дус, тату гаилә фаҗигале төстә һәлак булды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100