Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиргә Апофис астероиды төшәргә мөмкин

Җиргә Апофис астероиды төшәргә мөмкин

news_top_970_100
Җиргә Апофис астероиды төшәргә мөмкин
2068 елда Җиргә Апофис астероиды төшәргә мөмкин. Бу хакта Санкт-Петербург дәүләт университетының күк механикасы кафедрасында доклад әзерләнгән, дип хәбәр итә "Российская газета".

Апофис 2029 елның 13 апрелендә Җир шарына бик нык якынаячак. Бик нык дигәне - 38 мең километр. 

"Бу якынаю траектория үзгәрүгә китерәчәк", - дигән галимнәр. Шушы үзгәрү нәтиҗәсендә, Апофис 2051 елда Җиргә тагын да якыная. Һәм тагын бер әйләнеп килгәндә - 2068 елда Җиргә төшәргә мөмкин.

2004 елда ачылган астероидның диаметры 325 метр - 3,5 футбол кыры кадәр. Ачылган вакытта ул 2029 елда Җиргә төшәчәк дип уйлаган булганнар, әмма соңрак бу куркынычны инкарь иткәннәр. 

НАСА тикшеренүләре буенча, Апофис төшкән очракта шартлау эквиваленты 506 мегатонн булачак. Чагыштыру өчен - Хиросима шәһәренә ташланган атом бомбасының куәте 13-18 мегатонн, Кракатау вулканы шартлавы 200 мегатонна булган. 

Шартлауның эффекты астероидның кая төшүенә һәм Җир өслегенә нинди градуста бәрелүгә бәйле. Әмма теләсә нинди очракта да ул меңләгән квадрат километрда коточкыч зур җимерелүләргә китерә, әмма кешелек бетү кебек куркыныч тудырмый. 10 км диаметрда бар нәрсә дә җимерелеп бетәчәк, 50 км диаметрда зур җимерелүләр булачак, шуннан да зуррак диаметрда тәрәзә пыялалары ватылу кебек кенә зыян булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100