Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир убылу аркасында машина кайнар сулы чокырга чумган - видео

Алгы тәгәрәмәче төшеп киткәч, йөртүче артка чигенмәкче булган. Тик машина астында чокыр барлыкка килгән һәм ул төшеп киткән.

news_top_970_100
Җир убылу аркасында машина кайнар сулы чокырга чумган  - видео
21 октябрьгә каршы төндә Самарада юл чатында торган машина кайнар сулы чокырга төшеп киткән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Гадәттән тыш хәл урам чатында булган. Светофорның яшел төсе янгач, машина хәрәкәт итә башлаган. Башта аның бер тәгәрмәче җир астына төшеп киткән. Ир-ат артка таба хәрәкәт итмәкче булган, тик машина астында асфальт убылган. Барлыкка килгән чокыр кайнар су белән тулган. Машина шунда чумган.

Машинадан чыгар өчен, ир-ат тәрәзәне ваткан. Автомобильне чокырдан тартып чыгару өчен махсус техника килгән. Имгәнүчеләр турында хәбәр ителми.

Әлеге вакыйга урыннан видео социаль челтәрләрдә таралды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100