Җир шары ничек һәлак буласын әйткән галим Стивен Хокинг вафат

14 Марта 2018

Укылган: 3074 тапкыр

Фото: видеодан скриншот
Инглиз физик-теоретигы, гасырның иң зур галиме дип танылган Стивен Уильям Хокинг 76 яшендә вафат булды, дип хәбәр итте ВВС каналы.

Хокинг — танылган физик-теоретик, ул дөнья төзелеше, килеп чыгышы турында зур хезмәтләр авторы. 

Катлаулы авыру булу сәбәпле, ул сөйләшә алмый иде. Халык белән галим урынына аның сөйләме синтезаторы аралашты.

Тулысынча параличланган Стивен Хокинг ике тапкыр өйләнгән,өч баласы бар, укыткан, докладалар белән чыгыш ясаган.

Стивен Хокинг фаразлары буенча, Җир шары кызудан һәлак булачак. Әгәр парник эффектын бетерү ысулларын тапмасалар, Җир шары Венера  планетасы язмышын кабатлаячак.

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла