Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир хатынын һәм балдызын бензин сибеп яндырып үтергән

Исерек ир канистра белән бензин ала һәм ике хатынга да сибә.

news_top_970_100
Ир хатынын һәм балдызын бензин сибеп яндырып үтергән

Россия Тикшерү комитетының Тверь өлкәсе буена идарәсе өлкәнең Старицкий районында яшәүче ир-атка карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. Аны ике кешене вәхшиләрчә үтерүдә һәм милекне юк итүдә гаеплиләр. Бу турыда МК хәбәр итә.

Узган елның 9 сентябрендә 40 яшьлек ир-ат үзенең бергә яши торган хатыны һәм бу хатынның сеңлесе, ягъни балдызы белән бергә Кувшиново авылында өйдә була. 

Исерек ир һәм хатыннар талаша башлый. Шуннан соң ир-ат бу хатыннарны үтерергә карар кыла. Ул канистра белән бензин ала һәм ике хатынга да сибә. Хатыннарга ут төртә. Бу вакытта ут якындагы торак биналарга күчү куркынычы да була, дип  итә Тикшерү комитеты.

Бу хатыннар уттан исән кала. Алар урамга йөгереп чыга. Әле урамда да алар януларын дәвам итә. 

Санавиация ярдәмендә хатыннарны өлкә хастаханәсенә китерәләр. Тик алар 25 һәм 26 сентябрьдә хастаханәдә вафат була. 

Оператив эшләр барышында ут төртүче ир-атны тиз арада кулга алалар. Хәзер гаепләү карары расланган. Эшне судка тапшыралар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100