Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатын үч алу өчен, танышларын велосипед чылбыры белән буган

Ир белән хатын үч алу өчен, танышларын велосипед чылбыры белән буган

news_top_970_100
Ир белән хатын үч алу өчен, танышларын велосипед чылбыры белән буган
Удмуртиянең Завьялов районында яшәүче ир белән хатын бер танышын үтергән. Алар бу ир-атны велосипед чылбыры белән буган. Бу турыда Удмуртия прокуратурасына сылтама белән "Удмуртия" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, җинаять быел 26 февральгә каршы төндә Бабино авылында була. Ир белән хатын таныш ир-атны исертә, алдап урманга алып китә. Шунда алар исерек ир-атны үтерәләр. Ир белән хатын мәрхүм ир-атка үчле була.

Җинаятьчеләр мәетнең кайсыбер киемнәрен салдыралар, үзен кар астына күмеп куялар. Шулай итеп алар бу кеше салкында өшеп үлде дип күрсәтмәкче була.

Бары тик бер айдан соң гына үтерү турында хокук саклаучыларга билгеле була. Җинаятьтә гаепләнүче ир белән хатын полициягә үзләре килә һәм алар барысын да сөйләп бирә. Танышын үтергән ир-атка гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү яный, хатынны исә 20 елга төрмәгә утыртулары ихтимал.

Якын арада җинаять эшен Удмуртия судына тапшырачаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100