Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатын бер яшьлек кызларын Казан урамында юлда калдырып киткән

Ир белән хатын бер яшьлек кызларын Казан урамында юлда калдырып киткән

news_top_970_100
Ир белән хатын бер яшьлек кызларын Казан урамында юлда калдырып киткән
Казанда яшәүче ир белән хатын урамда талашкан. Шуннан соң алар бер яшьлек кыз балаларын юл кырыена ташлап киткән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

"25 июльдә "Гвардейский" полиция бүлекчәсенә 34 яшьлек хатын мөрәҗәгать итте. Ул Казанда яши. Бу хатын Нәҗип Җиһанов урамында, ипподром янында машиналар йөри торган юлда нәни бала утыруын әйтте. Бала янында өлкәннәр булмаган", - дип сөйләделәр ведомствода. 

Урынга полиция хезмәткәрләре бара. Алар юлдагы баланы күреп ала. Аны табибларга тапшыралар.

Баланың әти-әнисенең шәхесе дә ачыклана. 28 яшьлек әти кеше аңлатканча, ул хатыны белән талаша. Ир үзенең кыз баласын юл кырыена утыртып куя. Әти кеше баланы хатыны алып китәр дип ышана. Шулай да хатын баланы алмый. Ул кызын юл кырыенда утырган килеш калдыра, үзе китеп бара.

Әлеге хәлдән соң, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор сабыйның ата-анасына карата "Ата-аналар яки балигъ булмаганнарның башка рәсми вәкилләре балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм карау бунча вазифаларын башкармау" маддәсе буенча административ протокол төзи.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100