Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Инде ничек яшисе": Төркиядә ял иткәндә имгәнгән 12 яшьлек бала вафат булган

"Инде ничек яшисе": Төркиядә ял иткәндә имгәнгән 12 яшьлек бала вафат булган

news_top_970_100
"Инде ничек яшисе": Төркиядә ял иткәндә имгәнгән 12 яшьлек бала вафат булган
Төркиянең Бодрум шәһәрендәге кунакханәләрнең берсендә бассейнда имгәнгән 12 яшьлек кыз 28 августта хастаханәдә үлгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

  • Фаҗига 18 августта Бодрум шәһәрендәге кунакханәләрнең берсендәге бассейнда була. Төркиядә ял иткәндә, Петербургтан килгән 12 яшьлек кызның кулы бассейндагы насос торбасына кереп киткән, дип хәбәр иткән идек. Бала су астында биш минутта артык тора. Аны алты сәгатьтән соң гына хастаханәгә илтәләр. Кызның йөрәге берничә тапкыр туктый, ул комада була. 
Баланың атасы Андрис Лейкуцис кызының үлүе турында "ВКонтакте" челтәрендә язган. "Дүртенчеләр тирәсендә Алиса үлде. Инде ничек яшисе", - дип яза ул. Андрис авыр вакытта ярдәм кулы сузган кешеләрнең барысына да рәхмәт әйтә.

Төркиядә Россия илчелеге матбугат сәркатибе Ирина Касимова баланың мәетен Россиягә кайтару буенча эшләрдә ярдәм тәэмин ителәчәген ышандырган. Бу турыда РИА Новости язды. Дипломат сүзләренчә, бу вакыйганы тикшерү эшләрен Россия ягыннан да контрольдә тотачаклар. 
  • "Кунакханә хезмәткәрләре тоткарланган": Төркиядә имгәнгән 12 яшьлек кызның хәле яхшырган, дип язган идек.  
 
Кунакханә идарәчесе һәм техник хезмәткәрләр хәзерге вакытта  шәһәрдән китмәү турында имза куйган һәм өйләренә җибәрелгән. Фаҗигане күреп торган шаһитлар бу кешеләрнең бернинди дә мәрхәмәт күрсәтмәвен, ярдәм итмәвен сөйли. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100