Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Имтиханга ашыга идем": 19 яшьлек егет идарә иткән иномарка дүрт кешене таптаган

"Имтиханга ашыга идем": 19 яшьлек егет идарә иткән иномарка дүрт кешене таптаган

news_top_970_100
"Имтиханга ашыга идем": 19 яшьлек егет идарә иткән иномарка дүрт кешене таптаган
Чиләбе өлкәсендә ике җиңел машина бәрелешкән. Шуннан соң машиналарның берсе тукталышка килеп кергән. Авариядә дүрт кеше имгәнгән, аларның берсе реанимациядә ята. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Юл һәлакәте 26 июньдә Комсомол проспекты һәм Косарев урамы чатында була. Авариягә очраган Renault Logan машинасы белән 19 яшьлек егет идарә итә. Ул яшел төс янганда чатка чыктым дип раслый. Тизлеге дә 70 км/сәг булды дип сөйли.

Чатта торган машина видеорегистраторы кадрларыннан бу егетнең кызыл төскә хәрәкәт итүе күренгән. Ул урам чатына чыкканда светофорда кызыл төс янган. Шул чакта Renault Logan машинасына сул якка борылырга җыенган Kia автомобиле килеп бәрелгән.

"Мин сары төскә хәрәкәт иттем. Ә ул зур тизлектә килә иде. Имтиханга ашыга идем, ди. Ул туктарга тиеш иде", - дип сөйли Kia йөртүчесе.

Бәрелгәннән соң, Logan юлдан чыгып китә. Ул ике тәгәрмәчендә бара, тукталышка килеп бәрелә. Биредә торган дүрт кешене таптый.

74.ru сайты мәгълүматы буенча, ир-ат белән хатын-кызның боты яралана, балтыр сөяге сына, яшь егетнең башы имгәнә, 62 яшьлек җәяүле реанимациягә эләгә, аның сынган урыннары күп. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен көрәшә, ләкин фаразлар ясарга батырчылык итмиләр.

Авария китереп чыгарган 19 яшьлек егет исә В категориясендәге машина йөртү таныклыгын 11 ай элек кенә алган. Ул күптән түгел генә С категориясенә имтихан биргән. Фаҗига булган көнне укып бетерү турында справка алырга ашыгуы булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100