Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер яшьлек бала үлемендә гаепле табиб белән фельдшерга нинди хөкем чыгарганнар?

Бер яшьлек бала үлемендә гаепле табиб белән фельдшерга нинди хөкем чыгарганнар?

news_top_970_100
Бер яшьлек бала үлемендә гаепле табиб белән фельдшерга нинди хөкем чыгарганнар?
Коми-Пермяк округының Кудымкар хастаханәсендә яшь тә ун айлык Роман (исеме үзгәртелде) үлемендә гаепле дип табылган ике медик - педиатр Галина Исыпова һәм фельдшер Фаина Коньшинаны шушы көннәрдә хөкем иткәннәр. Бала 1 гыйнвар көнне үлгән.

Фаҗиганең ничек булганын "Комсомольская правда" тасвирлый.

31 декабрь көнне кечкенә Романның температурасы күтәрелә. Әнисе Анна аңа температураны төшерә торган дару бирә һәм күрше авылда яшәүче фельдшерга шалтырата. Әмма фельдшерның телефоны сүнгән була. Баланың хәле исә начарлана бара, температурасы 39га ук күтәрелә.

Борчылган ана "ашыгыч ярдәм" чакырта, әмма машина бер сәгатьтән генә килә. 

Фельдшер Фаина Коньшина баланы карый, ОРВИдыр дигән нәтиҗәгә килә һәм баланы күрше Ошиб авылына район хастаханәсенә илтергә тәкъдим итә.

- Әни "Баланы Кудымкарга илтегез" дип сорады, ләкин медиклар аны ОРВИ белән анда кабул итмәячәкләр, диде, - дип сөйләгән Анна журналистларга. 

Романны әнисе белән Ошибка алып киткәннәр. 

- Безне кабул иткән фельдшер, баланы карагач, авыруны билгеләргә һәм баланы Кудымкарга реанимациягә алып китәргә тиеш булган, - дип сөйләгән дәүләт гаепләүчесе Иван Радостев. - Ә ул авыр хәлдәге баланың хәле уртача дип язган да, Ошиб авылына стационарга җибәргән.

Ошибта хастаханәдә исә дежур шәфкать туташы гына булган. Ул табиб-педиатр Галина Исыповага шалтыратырга тотынган, әмма табиб бишенче тапкырдан соң гына трубканы алган. "Мин мунчада идем, - дигән ул. - Хәзер чәчемне киптерәм дә киләм". Ул килгәнче тагын ярты сәгать узган. 

- Табиб-педиатр Исыпова баланы өстән-өстән генә караган да, хәтта тамагын да ачып карамыйча дәвалау билгеләгән һәм хастаханәдән китеп барган. Авыру бала янында табиб калмаган, - дип сөйләгән Иван Радостев.

Яңа ел төнендә, тәрәзәдән бәйрәм фейерверклары күренгәндә, бала буыла башлый. Палатага кергән шәфкать туташы, баланың хәлен күреп, ашыгыч рәвештә табибка шалтырата.

- Мин аның "Мин моның өчен җаваплылыкны үз өстемә алмыйм" дип кычкырганын ишеттем, - дип сөйләгән Анна. - Ромага укол ясадылар. Мин баланы төрдем дә, "ашыгыч ярдәм" машинасына чыктым. Ә фельдшер шәфкать туташына әйтә: "Сез баланы нишләттегез? Без китергәндә ул нормаль хәлдә иде", - ди.

Ул арада килеп җиткән табиб Галина Исыпова баланы реанимациягә илтергә кирәк дигән карарга килә. Реанимацияле хастаханә Кудымкарда, 30 километр ераклыкта. Юлда Романның хәле кискенләшә һәм алар реанимациягә барып җитә алмый, бала үлә.

Экспертиза балада эпиглоттит авыруы булганын ачыклый, ул тамак төбенең куркыныч ялкынсынуы дигән сүз. Авыру бик тиз, берничә сәгать эчендә кискенләшә. Медиклар баланы караганда аны билгеләргә һәм реанимациягә юлларга тиеш булган. 

Хөкем чыгару вакытында Галина Исыпова да, Фаина Коньшина да гаепләрен танымаган. Алар баланың әнисеннән гафу үтенгән, ләкин баланы дөрес дәваладык дигәннәр. Анна аларның гафу үтенүен кабул итмәгән.

Табиб та, фельдшер да 1 елга иректән мәхрүм ителгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100