Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер кызлар чит кеше йортында янгын ясап, фаҗигане социаль челтәрдә туры эфирда күрсәткәннәр

Үсмер кызлар чит кеше йортында янгын ясап, фаҗигане социаль челтәрдә туры эфирда күрсәткәннәр

news_top_970_100
Үсмер кызлар чит кеше йортында янгын ясап, фаҗигане социаль челтәрдә туры эфирда күрсәткәннәр
Ленинград өлкәсенең Киров районында мәктәптә укучы кыз балалар бер йортка ут төртә. Бу йорт төзелеп бетмәгән була. Өч кыз шунда кереп, мичкә ут ягалар. Алар чит кеше йортында янгын ясап, аны интернетта социаль челтәрдә трансляцияләп торалар. Әлеге вакыйганы Тикшерү комитеты вәкилләре тикшерә. Бу турыда "Санкт-Петербург" телеканалы хәбәр итте.

Вакыйга 6 апрельдә кичке якта өлкәнең Киров районында Турышкино авылында була. Новая урамындагы 24 квадрат метр мәйданлы йорт янып бетә.

Видео кадрларында кызларның әле төзелеп бетмәгән мичтә учак ягуы күренә. Ялкын мичтән чыгып, бүлмәгә тарала, агач әйберләргә ут каба. Ут агач идәнгә капкач та кызлар ни эшләгәннәрен аңлап бетерми, йорт буйлап йөрүләрен дәвам итәләр. Янгын бөтен йортны чолгап алгач, өйдән чыгып китәләр. Урамнан торып, янгынны видеога төшерәләр һәм интернетта күрсәтеп торалар.

Видеоны төшерүче кыз комментарийлар биреп бара, сүгенә. 

Йорт хуҗасы Петербургта яши. Ул элек тикшерүче булып эшләгән. Ул бу йортын 2011 елдан бирле сала. Соңгы вакытта хуҗа хатын йортка сирәк килгән. Ул булмаганда, хуҗалыкны күршеләре карап торган. 

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, ут төртүче кызларның исемнәрен дә ачыклаганнар. "Бу - Кировск шәһәрендә яшәүче Анастасия белән Анжелика. Алар бу көнне әти-әниләре белән дачага килә. Туганнары балаларның нишләп йөргәнен белмәве дә ихтимал. Әби кеше кызларының янгын ясавын хәбәрчеләрдән генә белгән. Ә кызларның танышлары һәм дуслары исә вакыйга турында күптән белгән. Алар кызлар нәкъ менә лайклар өчен йортка ут төрткән дип саный", диелгән әлеге хәбәрдә. 

Кызларны сукбай ир-ат танып ала. Аны сүзләренчә, нәкъ менә шушы кызлар ике ел элек аның торагын да яндырган булган. Бу янгында сукбай үзе дә шактый имгәнгән.    
 
Әлеге очракны Ленинград өлкәсе буенча балалар омбудсмены Тамара Литвинова да тикшерә. Ул балаларның әти-әниләре белән аралашкан. Әти-әниләр янгыннан килгән матди зыянны түләргә әзер. Бу сумма якынча миллион сум тәшкил итә, дип хәбәр итте "Вести" каналы.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100