Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике үсмер егет бер ир-атны үтереп, аның хатынын көчләгәннәр

Ике үсмер егет бер ир-атны үтереп, аның хатынын көчләгәннәр

news_top_970_100
Ике үсмер егет бер ир-атны үтереп, аның хатынын көчләгәннәр
Тува өлкәсенең Кызыл шәһәрендә ике яшүсмер егет 40 яшьлек ир-атны үтергән һәм аның хатынын көчләгән дип шикләнәләр. Суд 17 яшьлек ике егетне кулга алган. Бу турыда РИА Новости агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Тува буенча Тикшерү идарәсенең рәсми вәкиле Алла Нурсат хәбәр иткән.

Тикшерүчеләр вакыйганың ничек булганын сөйләгән. Ир белән хатын Тынычлык урамындагы кешеләр яшәми торган йорттагы бер буш фатирга төн кунарга килә. Бирегә 17 яшьлек ике үсмер дә керә. Ир белән хатын һәм бу егетләр арасында талаш чыга. Егетләр ир-атка ташланалар һәм аны кыйный башлыйлар. Имгәнгән ир-ат урында ук вафат була.

Шуннан соң яшь җинаятьчеләр мәрхүмнең хатынын көчли. Җинаять кылган вакытта егетләр исерек булуы ихтимал, диелгән бу хәбәрдә.

"Суд гаепләнүчеләрне ике айга сак астына алды. Аларның берсе - урта махсус уку йортында укый, икенчесе урта мәктәптә белем ала", - дип сөйләгән төбәк буенча Тикшерү комитеты вәкиле.

"Көчләү һәм сексуаль характердагы гамәлләрне төркемләп башкару" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Үтерү факты буенча тикшерү бара, аның буенча тагын бер җинаять эше ачылуы ихтимал.

"Җинаять эше буенча комплекслы тикшерү эшләре бара", - дип аңлаткан Алла Нурсат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100