Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике сабый баласын буып үтереп, мәетләрен яндырган Елена Кәримованы хөкем иттеләр

Ике сабый баласын буып үтереп, мәетләрен яндырган Елена Кәримованы хөкем иттеләр

news_top_970_100
Ике сабый баласын буып үтереп, мәетләрен яндырган Елена Кәримованы хөкем иттеләр

Түбән Новгород өлкә суды Елена Кәримованы 19 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Ул ике сабый баласын вәхшиләрчә үтерүдә гаепле дип табылды. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

2018 елның апрель аенда яшелчә саклый торган ташландык бинада янгын була. Хәрабәләрне актарганда, ике сабый бала мәете табыла. Аларны үтерүдә шикләнеп, балаларның анасы — Түбән Новгородта яшәүче 27 яшьлек Елена Кәримова тоткарлана.

Башта сорау алганда хатын сөйләгәнчә, 25 апрель иртәсендә ул дүрт яшьлек кызын һәм ике яшьлек улын буып үтерә. Аннары балаларның мәетен яшерү өчен, аларга янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Бу эшен ул ташландык бинада оештыра.

Яшь хатын тикшерүчеләргә әйткәнчә, ул балаларын матди яктан тәэмин итә алмаган, шуңа күрә җинаять эшләгән. Бу хатын ире белән аерылышкан, беркайда да эшләми. Ләкин тикшерү барышында ачыкланганча, ул ай саен 40 мең сумга машина арендалап торган. 

Соңрак Кәримова күрсәтмәләреннән баш тарткан. Бу хатын судта да үз гаебен танымаган. «Соңгы сүзендә ул балаларын билгесез кешеләр үтерүе турында сөйләде. Дәүләт гаепләүчесе Кәримованы 21 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде», диелгән әлеге хәбәрдә.

«Суд Кәримованың күрсәтмәләренә бәя бирде. Хатынның балаларны билгесез кешеләр үтерде дигән сүзен уйдырма дип тапты. Аңа үч итеп, балаларын чит ил кешеләре үтерде дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми дип бәяләнде», — дип аңлаткан судья Алексей Заварихин.

Кәримова сүзләренчә, ике ир-ат балаларны машинада буып үтергән. Ләкин бу сүзләрне шаһитлар мәгълүматы һәм видеокүзәтү камерасы кадрлары кире кага. Кадрлардан күренгәнчә, хатын һәм аның балалары машинада өчесе генә утыра. Кәримова арендага алган машинада GPS-трекер була. Бу турыда хатын белми. Әлеге трекер ярдәмендә машинаның кайда йөргәнен ачыклаганнар. Бу белешмә дә хатынның сүзләренә туры килми.

Суд Кәримованың гаебе расланган дип бәяләгән. Ул сабыйларын үзе үтергән. «Тәрбияләү вазифаларын авырыксынган. Ирекле булырга һәм бары тик үз ихтыяҗларын гына үтәп яшәргә теләгән», диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100