Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике нәни баласы белән хатыны янып үлгән фаҗигадә әти кеше биш яшьлек кызын коткара алган

Ике нәни баласы белән хатыны янып үлгән фаҗигадә әти кеше биш яшьлек кызын коткара алган

news_top_970_100
Ике нәни баласы белән хатыны янып үлгән фаҗигадә әти кеше биш яшьлек кызын коткара алган
Башкортстанда 5 ноябрьгә каршы төндә Югары Тәтешле авылындагы фаҗигадә 8 яшьлек Элина, 2 яшьлек Данил, 29 яшьлек Дарья һәлак була. Гаилә башлыгы Илшат биш яшьлек кызы Алисәне коткаруы билгеле булды. Алар Уфада хастаханәдә дәвалана. Мәрхүмнәрне бүген Гәрәбаш авылында җирлиләр. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте. 






"Янгында өч кеше үлә, дүрт кеше имгәнә. Алар барысы да пешкән. "Илшатны, аның нәни кызын, тагын ике кешене республика клиник хастаханәсе табиблары Уфага алып китте", - дип сөйләгән Тәтешле районы администрациясе җитәкчесе. 


"Хәзер нәни кызны кая урнаштырасын уйлыйбыз, туганнарын эзлибез. Гаилә яхшылар рәтендә иде, хезмәт яраталар иде. Яңа йорт төзеп бетереп яталар, аларга яшисе дә яшисе иде. Зур югалту. Үз ягыбыздан Илшатка һәм аның кызына төрлечә ярдәм итәргә ышандырам, алар хастаханәдән чыгарга йортны төзеп бетерәбез", - дигән район башлыгы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100