Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике кешене балта белән чабып үтереп, йортка ут төртүче биш миллион штраф түләячәк

Суд җинаятьчене 19 елга каты режмлы колониягә хөкем итте.

news_top_970_100
Ике кешене балта белән чабып үтереп, йортка ут төртүче биш миллион штраф түләячәк

39 яшьлек Уфа кешесенә карата хөкем карары чыгардылар. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

2015 елда бу ир танышлары өендә булганда талаш чыккан. Ул якында яткан балтаны алып иптәшен чапкан. Балта мәрхүмнең башына һәм гәүдәсенә эләккән. Җинаятен яшерү өчен, ул икенче иптәшенең дә башына балта белән чапкан. Шуннан соң өйгә ут төрткән һәм качып киткән.

Башкортстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, аның җинаятьләре исбатланган. Аны кеше сәламәтлегенә зыян салуда, чит кеше милеген урлауда, машина урлауда гаепләп, дәлилләр туплаганнар.

Присяжныйлар коллегиясе бу кешенең җинаять кылуы исбатланган дип тапкан. 

Ике кешене үтерүдә гаепләнүчене 19 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарганнар. 

Суд карары буенча, ул зыян күрүчеләргә биш миллионнан артык акча да түләргә тиеш була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100