Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике катлы автобуска ут кабып, егерме кеше һәлак булган - видео

Ике катлы автобуска ут кабып, егерме кеше һәлак булган - видео

news_top_970_100
Ике катлы автобуска ут кабып, егерме кеше һәлак булган - видео

Перуның башкаласы Лима шәһәрендә пассажир автобусына ут капкан. Салондагы 20 кеше янып үлгән, тагын 7 кеше имгәнгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Фаҗига якшәмбе көнне кичке якта була. Сан-Мартин-де-Поррес автовокзалында вакытта ике катлы автобуска ут каба. Ялкын бик зур тизлектә тарала. Икенче каттагы утыргычларга урнашкан кешеләр аска төшә алмый, алар автобус эчендә кала. Яна торган автобустан бары тик җиде пассажир гына чыгып котыла. Аларны хастаханәләргә озатканнар.

Башлангыч версия буенча, автобуста электр үткәргеч төзек булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100