Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике көн эчендә Сарбай авылы бөтенләй янып беткән

Оренбург өлкәсендәге Сарбай авылы ике көн дәвамында янган.

news_top_970_100
Ике көн эчендә Сарбай авылы бөтенләй янып беткән
"Башинформ" агентлыгы авыл тулысынча янып бетте, дип хәбәр итте. 

Сарбай авылы янындагы Рысаево авылы тирәсендә 17 сентябрьдә коры үлән яна башлаган. Соңрак янгын Сарбайдагы йортларга күчкән. 
  • Оренбург өлкәсенең Куандык районнарындагы Сарбай, Иделбай (Сарбаево, Иделбаево) авылларында яшәүчеләрне эвакуацияләү бара, дип хәбәр иткән идек.
Оператив хезмәтләр гадәттән тыш хәл режимында эшләгән. Башкортстан чигендә урнашкан бу авылга ярдәмгә башкорт коткаручылары да барган. 

19 сентябрьдә иртән зур янгынны тулысынча сүндергәннәр. Фаҗига 13 корылманы юк иткән. Йортлар, сарайлар, ишегалды корылмалары, мунчалар, печән кибәне тулысынча янып беткән, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Хәзерге вакытта оператив хезмәтләр пыскып яткан урыннарны тикшерә. Һәлак булучылар турында хәбәр ителми.

Сарбаево авылында пенсионерлар яшәве һәм аларның өйләреннән китәсе килмәве хакында "Россия24" каналы сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100