Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике иномарка бәрелешкәч, салондагы кешеләр юлга очып чыккан мизгел видеога эләккән

Ике иномарка бәрелешкәч, салондагы кешеләр юлга очып чыккан мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
Ике иномарка бәрелешкәч, салондагы кешеләр юлга очып чыккан мизгел видеога эләккән
Мәскәү өлкәсендәге Клин шәһәрендә авариядә ике кеше җитди имгәнгән. Ике автомобиль бәрелешкән мизгелне регистратор камерасы төшереп алган. Бу кадрларны "Вести" каналы күрсәтте. 

14 майда иртәнге унберләр тирәсендә урам чатында ак төстәге Volkswagen сулга таба борылырга җыена. Аның каршына зур тизлектә Audi килә. Шушы ике автомобиль чатта бәрелешкәч, Audi салонындагы машина йөртүче һәм пассажир юлга атылып чыга. Бу ике кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. 

"Анда ак машина гаепле. 100 процент! Сулга борылу өчен светофор угы янарга тиеш, ә ул тәгаен янмый иде", - дип сөйләгән бу аварияне күреп торган кеше. 

Имгәнгән кешеләргә шаһитлар ярдәм иткән. Аларны аякка бастырганнар. Ир-атларга табиблар ярдәме кирәк булган. Имгәнүчеләрнең сәламәтлеге турында өстәмә мәгълүмат хәбәр ителми.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100