Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җигүле ат арбасын җиңел машина бәреп киткәч, ике кеше үлгән - видео

Җигүле ат арбасын җиңел машина бәреп киткәч, ике кеше үлгән - видео

news_top_970_100
Җигүле ат арбасын җиңел машина бәреп киткәч, ике кеше үлгән - видео
10 июньдә Чувашиядә арбалы ат катнашында юл һәлакәте булган. Республиканың Комсомол районындагы вакыйга турында "Вести" каналы хәбәр итте.

Арбага җигелгән атка утырган ир-ат А-151 Цивильск — Ульяновск трассасы аша узып чыкмакчы була. Арба юлга чыккач, аңа ВАЗ-2112 җиңел машинасы килеп бәрелә. Бу машина Ставрополь өлкәсеннән килә, диелә бу хәбәрдә.  

Видео кадрларына коточкыч мизгел эләккән. Юл чатыннан чыгып бара торган арбалы атка зур тизлектә машина килеп бәрелә. Ул арбаны очыртып диярлек бәреп китә. Арба кисәкләре, анда утырган кеше берничә метрга очып төшүе күренә. 
 


Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, фаҗига урынында атның хуҗасы һәлак була. Арбада утырган кеше исә берникадәр вакыттан соң реанимациядә үлә. Җиңел машинаны йөртүче ир-ат та имгәнә, аны хастаханәгә илтәләр.

Фаҗигадә ат имгәнми, ул исән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100